Бөгелмә авазы

М12 автотрассасы республиканың авыл территорияләре проблемаларын хәл итәргә булышачак

Татарстанның Лаеш районы Орел авылында яшәүчеләр белән очрашуда ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Мәскәү–Казан тиз йөрешле юлының якын-тирә авыллар үсешенә, җирле халыкның тормыш сыйфатын арттыруга этәргеч бирәчәген әйтте.

"Бу юл алга таба күп елларгаа территорияләр үсешенә зур этәргеч бирәчәк, аннан файдалана белергә кирәк. Төзелеш вакытына – дүрт елга гына түгел, ә 2030 елга кадәр вакытны күздә тотарга кирәк", - диде министр.

Хәнифов фикеренчә, якын-тирә авылларда яшәүчеләр өчен уңайлыклар арта гына бара, чөнки су белән тәэмин итү, хайваннар дөньясын һәм сулыкларны саклау мәсьәләсе хәл ителәчәк, яшьләр, зур шәһәрләргә китмичә, туган җирләреннән ерак түгел эшләячәк.

"Әгәр без вакытлы биналарга һәм корылмаларга дөрес якын килсәк, аларны дөрес итеп төзесәк, Федераль төзүчеләр акчасына ышанычлы итеп төзиячәкбез икән, бу объектларны яңадан районда калдырырга мөмкин", — дип тә билгеләп үтте ул.

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры төзелеш тәмамланганнан соң яхшы эшчеләр бистәләрен балалар лагерьларына яки спорт базаларына үзгәртеп корырга тәкъдим итте, әгәр анда барлык коммуникацияләр була икән, ул бистә технопаркка әйләнергә дә мөмкин.

Хәбәр ителгәнчә, кичә Орел авылында хакимият вәкилләренең җирле халык белән очрашуы узды, анда Мәскәү-Казан тиз йөрешле автомагистрален төзү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Авыл халкын объектны проектлау һәм төзү буенча эш төркеме составына кертү турында карар кабул ителде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: