Бөгелмә авазы

Атлар татарны саклар!

Татар авыллары эшмәкәрләренең ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган бу югары Бөтенроссия форумында якташыбыз - татарның токымлы атларын үрчетү белән шөгыльләнүче Бөгелмә эшмәкәре (Карабаштан) Фәрит Нәбиуллин да катнашты. Түбәндә аның әлеге мәртәбәле җыенда сөйләгән чыгышының кыскача эчтәлеген тәкъдим итәбез.


"Хөрмәтле милләттәшләр! Хөрмәтле Президент! Мин Татарстанның кышын әче Себер суыклары көйдерә, җәен Оренбур далаларыннан искән эссе җилләр яндыра торган таулы төбәгеннән килдем. Бездә һәр 10 елның бер-ике елы гына авыл хуҗалыгы өчен уңышлы килә. Юкка гына безнең якларны "игенчелек өчен хәтәр урыннар" дип атамыйлар.

Ә борынгы бабаларыбыз биредә ничек яшәгән соң? Элекке җанисәп мәгълүматларына караганда, 1853 елда Бөгелмә өязендә 153 мең кеше яшәгән. Алар кулында 55 мең баш ат, 32 мең баш сыер терлеге булган. Сезнең игътибарга "Самарские губернские вести" газетасында 1854 елда басылган бер мәгълүмат укып узасым килә (чыгыш ясаучы аны тыңлаучыларга рус телендә ирештергән. Ред.): "Бөгелмәдә 14 октябрьдән ярминкәләр башланып киткән һәм алар ике атна дәвам иткән. Бу ярминкәләрдә читтән килгән кешеләр саны 30 меңгә җитә торган булган. Шунысы игътибарга лаек, ярминкәгә 1 меңләп, ә кайвакытта артыграк та, татар дала атларын куып китергәннәр һәм аларны сынап карау өчен Бөгелмә - Богырыслан юлында ат чабышлары - бәйгеләр уздыра торган булганнар".

Реклама

Урыс халкында "Яңалык - онытылып беткән искелек ул" дигән әйтем бар. Менә без дә атларыбызны онытканбыз. Аларны кайтарырга вакыт. Безнең халык: "Татар атсыз - канатсыз", - дип, юкка гына әйтми.

Мин үзем Чиләбе, Омск тарафларыннан ике өер татар аты алып кайтып, үрчетә башладым. Экономикасына килсәк, атларны иртүк яланга чыгарып җибәрәбез, көне буе йөриләр, кичен һәрберсенә берәр кило исәбеннән солы бирелә. 70 баш атка аена 20 төргәк салам-печән кирәк. Хәтта 2010 елгы корылык-эсседә дә бер колынны да югалтмадык.

Узган ел кымыз ясау белән шөгыльләнә башладык. Бия сөтен-нән ясалган кымыз бөтен Татарстан күләмендә бер Ютазы белән бездә генә икән. Аның файдасы турында сөйләп торасы юк. Тәкъдимем шул: Татарстанда дәвалау йортлары, санаторийлар күп, әмма аларда кымыз белән дәвалау җайга салынмаган. Нигә аны кертмәскә? Мәскәү мэры Собянин да Президентыбызга: "Безгә татар кымызы җитми!" - дип, аермачык әйтте, ләбаса.
Татар аты һәм татар кымызы ул татарның, заманча әйткәндә, бренды булырга тиеш. Глобальләштерү заманында да ат татарны саклап калачак!"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: