Бөгелмә авазы

“Ашыгыч ярдәм” ярдәмгә ашыга

Узган атнада (18 - 24 гыйнварда) якташларыбыз ашыгыч медицина ярдәмен 775 тапкыр чакыртканнар. Шуларның 53е бәхетсезлек очрагы булып, аларда 13 бала зыян күргән. 5 юл-транспорт вакыйгасында медиклар ярдәме кирәк булган, бер кешенең "Ашыгыч ярдәм" килгәнче үк гомере өзелгән, 4 кешене хастаханәгә китергәннәр, 2 кешене салганнар. Бу атнада 141 балага ярдәм...

Узган атнада (18 - 24 гыйнварда) якташларыбыз ашыгыч медицина ярдәмен 775 тапкыр чакыртканнар.
Шуларның 53е бәхетсезлек очрагы булып, аларда 13 бала зыян күргән. 5 юл-транспорт вакыйгасында медиклар ярдәме кирәк булган, бер кешенең "Ашыгыч ярдәм" килгәнче үк гомере өзелгән, 4 кешене хастаханәгә китергәннәр, 2 кешене салганнар.
Бу атнада 141 балага ярдәм күрсәтелгән; җәмәгать урыннарыннан 48 чакыру алынган; 1 ханымны бала тудыру йортына илткәннәр (барлыгы исә бала тудыру йортына 26 яшь әни килгән); 1 кешегә инфаркт булган, өендә беренче ярдәм күрсәтелгәч, авыруны Әлмәткә медсанчастька илткәннәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: