Бөгелмә авазы

Антикоррупция комиссиясе эштә

Кичә Бөгелмә муниципаль районы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе чираттагы утырышын уздырды. Комиссия эшен аның рәисе, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров алып барды. Утырышта республика коррупциягә каршы көрәш комитеты тарафыннан уздырылган мониторинг нәтиҗәләре турында әйтелде. Җирле контроль-хисап палатасы эшчәнлеге отчеты тыңланды. Узган елда кече һәм урта бизнеска хокукый...

Кичә Бөгелмә муниципаль районы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе чираттагы утырышын уздырды. Комиссия эшен аның рәисе, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров алып барды.


Утырышта республика коррупциягә каршы көрәш комитеты тарафыннан уздырылган мониторинг нәтиҗәләре турында әйтелде. Җирле контроль-хисап палатасы эшчәнлеге отчеты тыңланды. Узган елда кече һәм урта бизнеска хокукый ярдәм күрсәтү; халыкка муниципаль хезмәтләр һәм хәрби хезмәтне оештыру мәсьәләләре тикшерелде, карарлар кабул ителде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: