Бөгелмә авазы

“Алмакай”да – кунакта

Татарстанның татар атлары токымын торгызучы үзәк – “Алмакай” атлар үрчетү үзәге ярдәм итте.

Татар мәдәният үзәгенең мөмкинлекләре чикле үзенчәлекле балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен эшли торган “Ял көне” мавыгулар клубы “Ныклы гаилә” федераль партия проекты кысаларында “Алмакай” атлар фермасына экскурсия оештырды.  Әлеге чараны оештырырга “Под крылом семьи” оешмасының Бөгелмә филиалы җитәкчесе Е. Елизарова, Бөгелмә “Ангелы мира” оешмасы җитәкчесе Гүзәл Медведева, “ДетиНечкәбил” хәрәкәте һәм, әлбәттә, Татарстанның татар атлары токымын торгызучы  үзәк – “Алмакай” атлар үрчетү үзәге ярдәм итте.

Искиткеч матур табигать кочагы: мәгърур таулар, ат көтүен йөртү өчен болын-тугайлар, елга-күлләр – болар барысы да  әлеге затлы маллар үрчетелә торган җирне Европаның Швейцария дигән иленә охшатып кына калмый, биредә флора-фауна да бик бай. “алмакай” атлар сараенда, әлеге хайваннардан тыш, сыерлар, сарыклар, пони, ишәк тә бар.

Без атларга атланып йөрдек, балалар да үзләрен ат өстендә бик рәхәт хис иттеләр. Хуҗалык буйлап экскурсия дә бик кызыклы үтте. Ә ямьле юртага җыелып, тәмләп чәй эчүләр! Шулай ук атларны карарга да булыштык әле без!

“Алмакай”га сәяхәт  гаиләләрдә яңа традициягә нигез салгандыр дип уйлыйбыз. Ә бу исә гаиләләрнең ныклыгы өчен бик кирәкле шарт. Балалар гына түгел, хәтта әти-әниләр үзләре дә беренче тапкыр атка атланып карагаенда, шатлыктан ни эшләргә белмәделәр. Балалар турында әйткән  дә юк инде! Физик мөмкинлекләре чикле балалалрның бер ише үз аякларында йөри алмый, ә биредә атка атланып йөриләр! Хисләр ташыды, әлбәттә. Инвалид балалар, атка утырсалар, таяксыз яки коляскасыз да йөри алалар бит. Бу халәт аларда үз-үзенә ышаныч уяту өчен бик тә кирәк.

Атлдар белән арлашау алар өчен шулай ук бик мөһим. Шәфкатьлелек, дәү гәүдәле терлек янында үзеңне кыю хис итү, аларның сине тыңлаганнарын, сиңа буйсынуын аңлау – нинди ләззәт! Бер-бере белән аңлашырга да өйрәтә ул атлар. Агрессиягә, үчләшүгә, куру хисләренә урын калмый анда.

“Алмакай” хуҗасы Фәрит Мәсабих улы Нәбиуллинга мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияли торган гаиләләргә бергәләп ял итәргә һәм күп файдалы мәгълүмат алырга, рәхәт хисләр кичерергә мөмкинлек биргәне өчен чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Елена ЕЛИЗАРОВА,

“Под крылом семьи” оешмасының Бөгелмә филиалы җитәкчесе .

Гүзәл Медведева фотолары.   

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: