Бөгелмә авазы

Бөгелмәле Билал Исмәгыйлев Казанда узган Коръән укучылар республика конкурсында катнашты

Бөгелмәле Билал Исмәгыйлев Казанда узган Коръән укучылар республика конкурсында катнашты. Бәйгедә Татарстанның төрле төбәкләреннән барлыгы 70 кеше килгән иде. Ярыш ике номинациядә узды: "Тиләвә" (Коръәнне мәкам белән дөрес итеп уку) һәм "Хифз" (изге китапны яттан уку). Бәйгенең төп бүләге - хаҗ сәфәренә юллама Коръәнне яттан укучы әлмәтле Али Яушевка һәм...

Бөгелмәле Билал Исмәгыйлев Казанда узган Коръән укучылар республика конкурсында катнашты. Бәйгедә Татарстанның төрле төбәкләреннән барлыгы 70 кеше килгән иде. Ярыш ике номинациядә узды: "Тиләвә" (Коръәнне мәкам белән дөрес итеп уку) һәм "Хифз" (изге китапны яттан уку).
Бәйгенең төп бүләге - хаҗ сәфәренә юллама Коръәнне яттан укучы әлмәтле Али Яушевка һәм "Хифз" номинациясендә җиңгән Альберт Сәхәбетдиновка (көнчыгыш казыяттан) насыйп булды.
Бүләкләр тапшыру тантанасында Татарстан Җөмһүрияте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин барлык катнашучыларга сертификатлар таратты. "Аллаһ Китабын белү - бөек гамәл. Бу бәйге республикада беренче тапкыр уздырыла. Киләчәктә тагын да киңрәк масштабта - Бөтенроссия күләмендә уздырыла башлар дигән өметтә калабыз. Аның эчтәлеген тагын да баетуга сез бүген үк өлеш кертә аласыз", - диде Камил хәзрәт.
Хатын-кызлар арасындагы бәйге башкаланың "Зәңгәр" мәчетендә узды. Коръәәне матур итеп сөйләү өчен ярышка 18 мөслимә килгән иде. Хаҗга юлламага Россия Ислам университеты студенткасы Зәйнәп Яруллина лаек булды.

Рамил хәзрәт ХӨСНЕТДИНОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: