Бөгелмә авазы

Аквапарктан кайтканда фаҗигале үлем

Казан аквапаркыннан кайтучы 13 яшьлек укучы малайны юлда машина бәргән. Узган шимбә көнне Удмуртиянең Совхозный авылыннан бер сыйныф укучылары Казанга барган. Кайтканда төнге сәгать берләрдә автобус 11 укучыны үзләре яши торган күрше авыл янында төшереп калдырган. Юлны аркылы чыкканда бер малайны Honda Accord автомобиле таптаган. Бала үлгән. Шофер балаларны юл...

Казан аквапаркыннан кайтучы 13 яшьлек укучы малайны юлда машина бәргән.

Узган шимбә көнне Удмуртиянең Совхозный авылыннан бер сыйныф укучылары Казанга барган. Кайтканда төнге сәгать берләрдә автобус 11 укучыны үзләре яши торган күрше авыл янында төшереп калдырган. Юлны аркылы чыкканда бер малайны Honda Accord автомобиле таптаган. Бала үлгән.

Шофер балаларны юл чатында төшереп калдырган, ә әти-әниләре аларны авыл янында көткән булганнар. Юл чатыннан 30 метр гына читтәрәк җәяүле кичүе дә булган да бит, әмма балалар анда хәтле барып тормаганнар.

Хәзер бу фактны яшереп калдырмакчы булалар икән. Чөнки балаларны юлда өлкәннәрдән башка калдырып киткәннәр. Ә сәяхәткә 30 бала белән дүрт өлкән кеше (турфирма вәкиле, ике укытучы, бер ата-ана) барган булган. Тикшерү бара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: