Бөгелмә авазы

Акшуатта мунча янган

25 сентябрь көнне сәгать төнге 11 тулып килгәндә (22 сәгать 57 минутта) 64 нче янгын сүндерү часте диспетчерына Акшуат авылында бер мунча януы турында хәбәр килә.

М. ӘСӘНОВ,
Бөгелмә муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы.

Вакыйга урынына башта янгын сүндерүчеләр, аннары "Бөгелмәгаз", БСМП, шәһәр электр челтәре, эчке эшләр бүлеге вәкилләре дә җибәрелә. Янгын сагы хезмәтенең беренче подразделениесен мунча хуҗасы үзе каршы ала. Бу вакытта 15 квадрат метр мәйданлы мунча дөрләп яна, түбәсе инде ишелеп төшкән була. 23 сәгать 12 минутта утны сүндерәләр. Янгын чыгу сәбәбе - мичтән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: