Бөгелмә авазы

Аксакаллар да хисап тота

23 ноябрь көнне Әлмәт районының Салкын Алан авылында Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасының күчмә утырышы булып үтте.

Анда Казан, Түбән Кама, әлмәт, Лениногорск, Зәй, сарман, Карабаш вәкилләре катнашты. Мәртәбәле җыенда Аксакаллар шурасының 2019 елда башкарган эшләре турында шура рәисе урынбасары Илдар Хәсән улы Сафин хисап тотты.

Мәркәзебез Казанда Аксакаллар шурасы атна саен сишәмбе көнне җыелышлар үткәрә, узган атнада башкарган эшләренә нәтиҗә ясала, алдагы атнага эш планы билгеләнә. Һәр квартал саен һәм еллык исәп-хисап Юстиция идарәсенә тапшырыла. Һәр дүшәмбе саен, Бөтентатар иҗтимагый үзәге белән берлектә, шура әгъзалары тарафыннан башкарасы эшләр планлаштырыла, митинг, пикет, җыелышларның темасы, датасы, мөрәҗәгатьләрнең эчтәлеге карала.

Массакүләм мәгълүмат чараларында бик актуаль темаларга 100гә якын мәкалә дөнья күргән һәм дистәләгән китап бастырылган. “Тимер кеше”  исеменә лаек булган Илдус хәзрәт Маликов бозлы суда тәүлек буена йөзеп, яңа рекорд куйды. Салкын Алан – Болгар маршруты буенча 18–19 май көннәрендә  автойөреш  үткәрүне оештырды. Аксакаллар шурасы шулай ук Бөгелмә районы Карабаш бистәсе “диңгезе”ндә узган “Фәйзуллин йөзүләре”н уздыруда актив катнашты. Лениногорск бүлеге җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин ел саен Республика күләмендә “Татар атлары” бәйгесе үткәрә, ә быел беренче  тапкыр “Аударыш” чемпионаты уздырды. Аннары урындагы бүлек җитәкчеләре чыгыш ясады, алар үз эшләре турында сөйләделәр, планнары белән уртаклаштылар. Башкарган эшләр дә, эшләнәселәре дә бихисап икән.

Бик әһәмиятле бу җыен, Мәүлид аена туры килгәнгә, “Хикмәт” мәчетендә намаз укулар, аксакаллар гаиләләрендә әзерләнгән милли ризыклар бәйгесе, мөнәҗәтләр әйтү, пәйгамбәребез тормышына кагылган сорауларга җавап бирү рәвешендә, мул табын артында узды. Соңыннан аксакаллар спорт ярышларында – 500 метрга йөгерү, сөңге ыргыту, җәядән ату буенча үз көчен сынап карадылар. Монысы инде яшьләр өчен аеруча гыйбрәтле. Алар аксакаллардан үрнәк алып, өлкән яшьтә дә шундый актив тормыш алып барып булганына ышанып, шуңа омтылып яшәсеннәр иде. Бик күп ватандашларыбыз пенсия яшенә дә җитми вафат булалар ич. Аллаһы Тәгалә һәр кешегә биргән физик һәм рухи мөмкинлекләрне без дөрес файдаланып, тулысынча үтәп, бәхетле картлык көннәрендә уздырып, балаларыбыз, оныкларыбыз, оныкчыкларыбызның да матур гомер кичерүләрен тоеп яшәргә тырышыйк.

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ фоторепортажы   

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: