Бөгелмә авазы

Акбашта яшәүче авылдашына Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган әтисе язмышын ачыкларга булышкан

Фронтка киткән һәм әйләнеп кайтмаган - әле күптән генә Валентин Шаталовның әтисе турында башка мәгълүматы булмаган.

Ул Чкалов өлкәсенең (хәзер Оренбург) Северный районы Шаталовка авылында туган. Аңардан соң гаиләдә тагын ике ул һәм кыз була. Өлкән балага алты яшь тулганда, гаилә башлыгы Александр Никитичны Ватанны сакларга чакыралар.

1943 елның апрель ахыры иде. Хәтерлим әле, әтине озату Пасхага туры килде. Ул көнне авыл балалары белән күршеләргә мәсихләшергә йөрдем. Йомырка тулы сумка белән өйгә кайттым. Карыйм, өй тулы халык, хатын-кызлар елый. Койкага утырып сыйланам, үзем күзәтәм һәм аңларга тырышам – шундый зур бәйрәмдә өлкәннәрне нәрсә кәефсезләндерергә мөмкин? Йомырка бирәсеңме? дип килеп  сорады әти. Мин нигәдер бирмәдем. Вак нәрсә кебек, ә мин хәзерге көнгәчә үкенәм, дип, шул елларны искә ала Валентин Шаталов.  Әти сугышка китте һәм без аны бүтән күрмәдек. Җиде айдан соң хат килде. Анда хәбәр ителгәнчә, кызылармеец Александр Шаталов хәбәрсез югалган. Тиздән – әби, аннары сеңлем вафат була. Абыйлар белән әнигә булдыра алганча булыштык. Сугыштан соң авылга әтинең хезмәттәше кайтты, алар бергә чакырылган булган. Смоленск янында фашистлар белән ничек көрәшүләре турында сөйләде, аннары аларның юллары аерылышкан булып чыкты.

Мин үзем Һава оборона гаскәрләрендә хезмәт иттем. Кече ватаныма кайткач, тимер юлда ремонтчы булып эшләдем. Өйләндем, өч кыз тәрбияләп үстердек. Хәзер дүрт оныгым бар, кызганычка каршы, хатыным 2014 елда вафат булды.

Озак вакытлар Валентин Александрович әтисенең язмышы турында берни дә белми. Әтисен гаилә фотоальбомындагы рәсем генә искә төшереп тора. Барысын да Акбашка күчеп яши башлау һәм эзтабарлар хәрәкәте вәкиле Марат Вәлиев белән танышу үзгәртә. Нәкъ менә ул хәбәрсез югалган солдатның сугышчан юлын белергә ярдәм итә.

Архив документларыннан күренгәнчә, 1943 елның маенда Александр Шаталов 208нче запастагы укчылар полкына килеп эләгә. Сугышта җиңелчә яралана, госпитальдән чыккач, июль азагында 29нчы гвардия танк бригадасына җибәрелә.

Югары Башкомандование приказы белән Брянск фронтын 2нче Балтыйк буе фронтына әйләндергәч, танк, үзйөрешле һәм пехота частьларында да үзгәрешләр башлана. 29нчы танк бригадасы тимер юл буйлап юлга чыга һәм октябрь азагына Псков өлкәсенең Великие Луки шәһәренә килеп җитә. Эшелон составында Шаталов та була. Шәһәр подразделениеләр өчен күчмә пункт булып тора. Коралларны тәртипкә китереп, хәрби әзерлек үткәннән соң, подразделениеләрне позицияләргә бүләләр. 

Фронт сызыгында дошман белән бәрелешләр бара. Немецлар белән бәрелешкә легендар “Т-34” танклары керә. Әлеге бронетехника шулай ук Великие Лукидан берничә километр ераклыкта урман читендә урнашкан 29нчы гвардия бригадасы кораллануында була.

1943 елның ноябрендә 2нче Балтыйк буе фронты гаскәрләренең Витебск-Полоцк юнәлешендә һөҗүме вакытында Александр Шаталов хәбәрсез югала. Берничә айдан соң 29нчы танк бригадасы, Балтыйк флоты, ерак хәрәкәт авиациясе белән берлектә, Ленинград-Новгород операциясендә катнаша. Совет гаскәрләре немец армиясенә җитди һөҗүм ясый, Ленинград өлкәсен, Калининградның көнбатыш өлешен тулысынча диярлек азат итә һәм Эстония территориясенә керә.

Марат Вәлиев, кызылармияченең сугышчан юлы турында гына түгел, ә аның җәсәдләре күмелгән кабернең кайдалыгы турында да мәгълүмат таба. Әлеге мәгълүматларны яңадан тикшерү өчен эзләнү хәрәкәте вәкиле Бөгелмә районында туган Бөек Ватан сугышы ветераны Хөсәен Әбунәевнең кызы белән элемтәгә керә. Ул Литвада яши, Литва Республикасының Варенск районы Меркин шәһәрендә күмелгән, исемлекләре язылган совет сугышчылары зиратын таба. Кызыл мәрмәр табличкада “Рядовой А.Н. Шаталовдигән язма да бар.

Руслан ВИЛДАНОВ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: