Бөгелмә авазы

Ак халатлар белән танышу

2 февраль көнне Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә Ачык ишекләр көне узачак.

Бу чара республика күләмендә һөнәри юнәлеш күрсәтү максатында алып барыла торган "Ак халатлы фәрештәләр" дип исемләнгән проект кысаларында уздырыла. Проектның авторлары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россиядә иң өлкән югары уку йортларының берсе булган Казан дәүләт медицина университеты.


Чараның төп бурычы - мәктәп тәмамларга җыенучыларны сәламәтлек саклау системасы белән таныштыру һәм КДМУга абитуриентлар җәлеп итү. Моннан тыш, яшь табиб-белгечләрне районга тарту максатыннан, үзебезнең төбәктә туып-үскән, хәзер шушы университетта белем алучы студент-яшьләр белән очрашу да узачак.

Реклама

Очрашу барышында баш табиб Бөгелмә үзәк район хастаханәсе һәм шәһәр-районда медицина, сәламәтлек саклау өлкәсендәге вәзгыять турында чыгыш ясаячак, аннары студентларга сүз бирелә, соңыннан инде хастаханә буенча экскурсия узар дип көтелә.

Бу көнне, гомумпроект медицина фестивале кысаларында, Казандагы дәвалау, профилактика һәм социаль оешмаларда да КДМУ факультетлары белән таныштыру чаралары узачак. Бөгелмә районы мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары арасында кызыксынучылар булса, алар Казанда үтәчәк чараларда да катнаша алалар.

2 февраль көнне абитуриентлар өчен Татарстанның барлык районнарындагы һәм шәһәрләрендәге үзәк хастаханәләрнең дә ишекләре ачык булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: