Бөгелмә авазы

"Ак чәчәкләр" сериалын карарга онытмагыз

9 ноябрьдән "Татарстан - Яңа гасыр" телеканалында Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы буенча төшерелгән шул ук исемдәге телесериал тамашачыларга тәкъдим ителә. 10 сериядән торган кинокартинаны "ТНВ" һәм "ТНВ - Планета" телеканалларында көнгә берничә тапкыр тамаша кылырга мөмкин булачак: сериал сәгать 12дә һәм кабатлап 17.20дә, 22дә күрсәтелер дип планлаштырыла.

Бу хакта "Татар-информ"га "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе директоры урынбасары, фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.
Моннан тыш, 8 ноябрь көнне әлеге телевидениенең "Мәдәният дөньясы" тапшыруында - "Ак чәчәкләр"дә төшкән актерлар белән әңгәмә, ә 22 ноябрьдә, шул ук тапшыру кысаларында, кинокартинаны төшерү процессына багышланган фильм күрсәтеләчәк.
Сериалның режиссеры Ренат Әюпов сүзләренчә, "Ак чәчәкләр"не төшерү инде узган елның җәендә үк башланган булган һәм анда республиканың
12 театрыннан артистлар сайлап алынган. Төп геройлар - Гөлшәһидә һәм Мансур рольләрендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәлахова һәм Әлмәт Татар дәүләт драма театры артисты Динар Хөснетдинов уйнаган. Әбүзәр Таһиров ролен Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Әзһәр Шакиров башкара.
Габдрахман Әпсәләмовның оныгы Альбина Әпсәләмова ("Идел" журналының рус телендәге варианты баш мөхәррире) сүзләренчә, әлеге идея хакында ишеткәч, аның гаиләсе һәм Альбина үзе дә фильм төшереләчәгенә тулысынча ышанып та бетмәгән. "Мин үзем дә сериалны тулысынча күрмәдем әле һәм шуңа да аның экраннарга чыгуын түземсезлек белән кө-тәм. Мин үлемнән соң яшәү барлыгына тагын бер кат инандым, чөнки бу фильм бабам хакында истәлекләрне һәм аның "Ак чәчәкләр" романын мәңгеләштерә", - диде ул.
Алдан хәбәр ителгәнчә, фильмның бюджеты 6 миллион сум тәшкил итә һәм ул "2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: