Бөгелмә авазы

"Ак Барс"ка әйләнеп кайтты

Казанның "Ак Барс" хоккей командасына Данил Фәйзуллин әйләнеп кайтты.

22 яшьлек һөҗүмче бу сезонны Хабаровскиның "Амур" командасында башлаган иде. Хабаровск клубына хоккейчы өчен компенсация түләнәчәк. Данил Фәйзуллин хоккей карьерасын Казанда башлаган егет. Россия командасы составында 2013 елда Универсиадада бронза медаль яулады. Бу сезонда "Амур" командасы өчен 36 уенда 10 (6+4) очко җыйды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: