Бөгелмә авазы

“Ак Барс” үз бозында “Адмирал” белән очраша

Бүген "Татнефть-Арена" Боз сараенда КХЛ чемпионаты кысаларында Казанның "Ак Барс" клубы Владивостокның "Адмирал" хоккейчыларын кабул итә. Очрашу 17.00 сәгатьтә башлана.

"Ак Барс" - "Адмирал" матчына Континенталь хоккей лигасы арбитрлары Анатолий Захаров, Юрий Оскирко, Александр Захаренков һәм Иван Назаров хезмәт күрсәтә. Агымдагы беренчелектә "Ак Барс" хоккейчылары Владивостокта узган уенда "Адмирал"га 0:1 исәбенә оттырды, дип хәбәр итә клубның матбугат хезмәте.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: