Бөгелмә авазы

"Ак Барс" – "Йокерит": куып тотарга вакыт калмады

Казанның "Ак Барс" хоккейчылары кичә Хельсинкида "Йокерит" командасына оттырды.


Финляндия бозындагы матч боз хуҗалары өстенлеге белән тәмамланды - 2:1.Хуҗалар керткән ике алкага "Ак Барс" Джастин Азеведо тырышлыгы белән соңгы секундларда гына бер тапкыр җавап бирә алды. Калганына вакыт калмаган иде инде.
3 декабрьдә көндәшләр кабат бер-берсе белән очраша: "Ак Барс" Казандагы уеннар сериясен "Йокерит"ка каршы матч белән башлый.
КХЛ. Даими чемпионат. "Йокерит" (Хельсинки) - "Ак Барс" (Казан) - 2:1 (1:0, 0:0, 1:1). Голлар: 1:0 Саллинен (Капонен, Йормакка, 13:56), 2:0 Регин (Йоэнсуу, 56:20), 2:1 Азеведо (Ткачёв, Мусин, 59:32).
Капкачылар: Карлссон - Гарипов.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: