Бөгелмә авазы

"Ак Барс" оттырды..

Казанның "Ак Барс" хоккейчылары үз бозында КХЛның Көнчыгыш конференциясе лидеры - "Авангард" командасына оттырды.

КХЛ. Даими чемпионат. "Ак Барс" (Казан) - "Авангард" (Омск) - 0:3 (0:1, 0:1, 0:1). Голлар: 0:1 Первышин (Кемпни, Бурдасов, 12:51, күплектә), 0:2 Михеев (Пьянов, Хохряков, 20:49), 0:3 Хохряков (Анелёв, 58:57, буш капкага).
Капкачылар: Галимов - Фурх.
Әлеге матчтан соң "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдиновның күтәренке тавышта уенчылары белән сөйләшүе ишетелгән.
- Кычкырмадым, уенчыларны мактадым, - дигән Зиннәтулла Билалетдинов. - Уен барып чыкмады. Үз уеныбызны төзәтергә кирәк. Команда плей-оффка әзер түгел әле.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: