Бөгелмә авазы

"Ак Барс" капкасын "коры" калдырды

Бүген Казанның "Ак Барс" хоккей командасы КХЛның даими чемпионатында Мәскәүдә "Динамо"ны отты - 2:0.

Әлеге уенда "Ак Барс" капкасын Финляндия капкачысы Юсси Рюнняс саклады. Бу аның сезондагы өченче "коры" матчы булды. 11 декабрьдә "Ак Барс" кунакта "Витязь" белән уйный.
КХЛ. Даими чемпионат. "Динамо" (Мәскәү) - "Ак Барс" (Казан) - 0:2 (0:1, 0:1, 0:0). Голлар: 0:1 Свитов (11:04), 0:2 Шёгрен (Варнаков, 38:18, күплектә).
Капкачылар: Лазушин - Рюнняс.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: