Бөгелмә авазы

"Ак Барс" хоккейчылары үз бозында Новосибирскиның "Сибирь" команадсын отты – 2:1.

Шулай итеп "Ак Барс" 5 уенга сузылган җиңелүләр сериясеннән котылды.

 

"Мин бик канәгать. Егетләр бирелеп, бик яхшы уйнадылар. Афәрин!" - диде уеннан соң "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов. "Ак Барс" (Казан) - "Сибирь" (Новосибирск) - 2:1 (0:0, 2:0, 0:1). Голлар: 1:0 Мёллер (Обухов, Варнаков, 24:54, күплектә), 2:0 Лукоянов (Чибисов, Шёгрен, 30:39), 2:1 Месарош (Риддервалль, Меньшиков, 48:48). Капкачылар: Галимов - Салак.Сүз уңаеннан: плей-офф зонасы өчен көрәшүче Түбән Каманың "Нефтехимик" командасы үз бозында "Торпедо"га оттырды - 1:4. Аның төп көндәше "Барыс" та очкосыз калды - кунакта "Сочи"ны ота алмады - 2:6.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: