Бөгелмә авазы

"Ак Барс" хоккейчылары бүген Магнитогорскида "Металлург командасына оттырды.

Уенның төп һәм өстәмә вакытында алкалар кертелмәде. Ә буллит сериясендә боз хуҗалары өстенлеккә иреште.

- Миңа уен ошады - яхшы, тиз, эчтәлекле. Командалар күңел биреп уйнады. Егетләр уенга булган бурычны үтәде, - диде "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов. - Буллит сериясендә бәхет елмаймады. Моның өстендә эшләрбез. Капкачы Станислав Галимовтан канәгатьбез - ул уенга кереп китте, тотрыклылык күрсәтә. "Металлург" (Магнитогорск) - "Ак Барс" (Казан). 1:0 (0:0, 0:0, 0:0, 0:0, буллит - 2:1). Гол: Вольский (65:00, җиңү китергән буллит). Буллит: Малыхин (0:1), Кайгородов (0:1), Голубев (0:1), Сёмин (0:1), Мирнов (0:1), Ли (1:1); Коварж (1:1), Малыхин (1:1), Мозякин (1:1), Лукоянов (1:1), Филиппи (1:1), Малыхин (1:1), Вольский (2:1), Мёллер (2:1).

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: