Бөгелмә авазы

"Ак Барс" чит бозда соңгы матчын уздыра

Бүген, 25 гыйнварда, Казанның "Ак Барс" хоккейчылары КХЛның даими чемпионатында кунактагы соңгы матчын уздыра - Тольяттида "Лада" командасы белән очраша. Матч Мәскәү вакыты белән 18:00 сәгатьтә башлана.

Әлеге уенны КХЛ арбитрлары - Сергей Кулаков, Павел Овчинников, Дмитрий Голяк, Александр Нестеров хөкем итәчәк. Бу сезонда көндәшләр ике тапкыр очрашты инде. Казанлылар ике уенда да җиңүгә иреште:Тольяттида - 4:1, Казанда - 5:3.

"Лада" белән очрашканнан соң "Ак Барс" даими чемпионаттагы соңгы 7 матчны Казанда уздыра.
Ил чемпионатында әлеге ике команда үзара 105 мәртәбә көч сынашкан: 47 уенда - "Ак Барс", 44 мәртәбә - 2Лада" өстенлеккә ирешкән, 14 матчта җиңүче ачыкланмаган. Аның каравы "Лада" алкаларны күбрәк керткән - 340-341.

Түбән Каманың "Нефтехимик" хоккейчылары бүген Казахстанда "Барыс" белән очраша. Әлеге матч плей-офф зонасына эләгү өчен җитди көрәш булачак. Җиденче урында баручы "Барыс"ның (53 уен) - 78, ә "Нефтехимик"ның (52 уен) 72 очкосы бар.

Бүген плей-офф башланса, көндәшлек түбәндәгечә булыр иде:

Көнбатыш конференция: ЦСКА - "Слован", "Йокерит" - "Динамо" (Мәскәү), "Локомотив" - "Торпедо", СКА - "Сочи".
Көнчыгыш конференция: "Авангард" - "Автомобилист", "Металлург" (Мг) - "Барыс", "Сибирь" - "Ак Барс", "Адмирал" - "Салават Юлаев".

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: