Бөгелмә авазы

"Ак Барс" өченче тапкыр "Сочи" командасы белән очраша

Бүген, 29 гыйнварда, КХЛның даими чемпионатында "Ак Барс" хоккейчылары "Сочи" командасын кабул итә. Матч 19:00 сәгатьтә башлана.

 

КХЛ тарихында көндәшләр үзара ике тапкыр очрашырга өлгергән. Ике матч та Сочида узган һәм икесендә дә "Ак Барс" командасы "коры" исәп белән җиңү яулаган. Узган сезонда Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре 5:0 исәбе белән (Малыхин, Никулин, Азеведо, Корнеев, Хешка) өстенлеккә ирешсә, монысында бердәнбер алканы Альберт Яруллин керткән - 1:0.

Бүгенге матчны КХЛ арбитрлары Юрий Цыплаков, Роман Щенёв, Эдуард Метальников, Александр Сироткин хөкем итәчәк.

Сүз уңаеннан: ике команда да үз конференцияләрендә 6 нчы урында бара: 54 матчтан соң "Сочи" - 91, "Ак Барс" - 84 очко җыйган.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: