Бөгелмә авазы

Афәткә каршы – ил белән! “Россия балалары”

2017 елның 17 апрелендә Татарстанда ун көнлек "Россия балалары" дип аталган оператив-профилактик акция старт алган иде. Чараның максаты - балигъ булмаган яшьләр арасында наркоманлыкның таралуын кисәтү, шулай ук үсмерләрне һәм балаларны наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьчел гамәлләргә җәлеп итү фактларын ачыклау, наркотиклар куллануның яман нәтиҗәләре турында мәгълүматларны...

2017 елның 17 апрелендә Татарстанда ун көнлек "Россия балалары" дип аталган оператив-профилактик акция старт алган иде. Чараның максаты - балигъ булмаган яшьләр арасында наркоманлыкның таралуын кисәтү, шулай ук үсмерләрне һәм балаларны наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьчел гамәлләргә җәлеп итү фактларын ачыклау, наркотиклар куллануның яман нәтиҗәләре турында мәгълүматларны арттыру, РФ Законнарында наркотикларга бәйле җинаятьләр өчен нинди җәза чаралары каралганлыгы белән танышу.

"Россия балалары" дип аталган бу оператив-профилактик чара Бөгелмә муниципаль районында да узды. Эчке эшләр бүлегендә махсус ведомствоара оператив штаб төзелде. Аның составында, полицейскийлардан тыш, мәгариф, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, халыкны социаль яклау идарәләре, балигъ булмаганнар эшләре комиссиясе вәкилләре эшләде.

Наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар комиссиясе белән бергәләп, яшьләр күпләп туплана торган урыннарга рейдларга чыктылар. Кальян тәкъдим итә торган шәһәр кафеларының берсендә яшүсмерләр тоткарланды. Аларның әти-әниләренә карата ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.11 нче маддәсе буенча 4 беркетмә төзелде (балаларның үсешенә һәм сәламәтлегенә зыян китерә торган гамәлләрне чикләүне тәэмин итү чаралары күрмәү). Сүз уңаеннан, әлеге җәһәттән элек тә кисәтүләр алган бу оешма турында аерым сүз булачак, чөнки үткәннәрдән сабак алмыйча, балигъ булмаганнарның килүенә һаман да чик куймаган өчен җавапка тарту таләп ителә.

Операция барышында наркотикларның нинди афәт һәм аны куллануның нинди нәтиҗәләргә китерү турында педагоглар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре белән әңгәмәләр үткәрелде, лекцияләр оештырылды. Чаралардан мәгариф учреждениеләре, физик культура һәм спорт, волонтерлар да читтә калмады.

Наркотиклар куллануга каршылык уяту мксатында, халык арасында да эш алып барыла. Мисал өчен, наркотик матдәләр куллануның нәтиҗәләре, моның өчен Законда нинди җаваплылык каралганын аңлату максатында, Бөгелмә станциясе хезмәткәрләренә әфьюн кулланган кешеләрне ачыклау ысуллары, андый матдәләрнең законсыз әйләнеше өчен юридик җаваплылык турында лекция укылды; 3 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары белән психотроп һәм наркотик матдәләр куллануның зыяны һәм шулай ук законсыз кулланган өчен нинди җәза чаралары каралганлыгы турында әңгәмә оештырылды.

Сүз соңында игътибарга лаек тагын бер нәрсә. Быел март аенда, наркотиклар кулланамы-юкмы икәнлеген ачыклау максатыннан, балигъ булмаганнар тикшерү узган иде. Бөгелмә шәһәре һәм районында тест ярдәмендә тикшерүдә катнашкан 2 120 яшүсмер арасында наркотик матдә кулланган кеше табылмады. Бу әлеге юнәлештә профилактик эш алып баручы барлык структураларның бердәм эш алып баруы нәтиҗәсе булып тора.

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: