Бөгелмә авазы

Афәрин, Станислав!

Россия Студентлар көнендә Мәскәүдә "Студенческий дозор" II дәүләт премиясе нәтиҗәләрен билгеләделәр. Мәртәбәле бу премияне югары уку йортларында укучыларның хокукын яклау өчен актив эш алып баручыларга тапшыралар. Шул рәвешле, илебез мәркәзенә илдәге иҗтимагый оешма, инициативалы проект бүлеге җитәкчеләре җыелды. Аларны өч номинациядә билгеләп үттеләр. Болар - "Хокук саклау оешмасы", "Ел хокук...

Россия Студентлар көнендә Мәскәүдә "Студенческий дозор" II дәүләт премиясе нәтиҗәләрен билгеләделәр.
Мәртәбәле бу премияне югары уку йортларында укучыларның хокукын яклау өчен актив эш алып баручыларга тапшыралар. Шул рәвешле, илебез мәркәзенә илдәге иҗтимагый оешма, инициативалы проект бүлеге җитәкчеләре җыелды. Аларны өч номинациядә билгеләп үттеләр. Болар - "Хокук саклау оешмасы", "Ел хокук саклаучысы", "Хокук саклау буенча ел проекты" номинацияләре. "Ел хокук саклаучысы" исеменә бөгелмәле Станислав Недобежкин лаек булган. Ул - "КНИТУ" Бөгелмә филиалының яшь хезмәткәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: