Бөгелмә авазы

“Адмирал” сәүдә йорты җимерекләре астында 15 кеше калган булырга мөмкин

Иртән җимерелгән конструкция тикшерелә башлый (Казан, 12 март, «Татар-информ»). Казанның Киров районында кичә янган "Адмирал" сәүдә йорты җимерекләре астында 10-15 кеше калган булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТАСС Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин сүзләренә сылтама белән. "Алар хәзерге вакытка кадәр туганнары белән элемтәгә...

Иртән җимерелгән конструкция тикшерелә башлый

(Казан, 12 март, «Татар-информ»). Казанның Киров районында кичә янган "Адмирал" сәүдә йорты җимерекләре астында 10-15 кеше калган булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТАСС Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин сүзләренә сылтама белән.

"Алар хәзерге вакытка кадәр туганнары белән элемтәгә чыкмаган сәүдә йортында эшләүчеләр", - дип белдерә аның сүзләрен ТАСС.

Якынча мәгълүматларга караганда, янгын электр үткәргече төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан. "Сәүдә үзәге сак хезмәткәре төтен чыгуын күреп алган, янгынны үз көче белән сүндермәкче булган, әмма булдыра алмаган", - дип белдерде агентлыкка Паньшин.

"Иртәнге оператив киңәшмәдән соң җимерекләрне тикшерә башлыйбыз, Казанга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Самарадан һәм Түбән Новгородтан өстәмә бүлекчәләре киләчәк", - дип ачыклык кертте Паньшин. Аның сүзләренә караганда, бинаны торгызу мөмкин түгел, чөнки сәүдә үзәген күтәреп торган конструкцияләр 12 градуска авышкан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: