Бөгелмә авазы

Административ-техник инспекция бүлеге хезмәткәрләре экологик акциядә катнашты

Бөгелмәдә тиз туклану рестораннарының иң эре челтәреннән "МойЭкоДень" экологик акциясе узды.

Сабантуй аланында плоггинг-йөгерү оештырылды. Анда Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының Административ-техник инспекциясе бүлеге хезмәткәрләре, Бөгелмәнең иреклеләр үсеше координация үзәге вәкилләре һәм Волонтер-медиклар катнашты.

Чара башланыр алдыннан фитнес-инструктор катнашучылар өчен күнегүләр үткәрде.

Уртак көч белән 50 капчыктан артык чүп-чар җыелды. Боларның барысы да алга таба эшкәртүгә җибәрелде.

Пинг-узышта җиңүчеләр экологик акцияне оештыручылардан бүләкләр алдылар, ә төп призга "Бөгелмә волонтерлары"командасы лаек булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: