Бөгелмә авазы

Ачык ишекләр көне

Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методик үзәгенең Бөгелмә филиалында Ачык ишекләр көне үтте. 1 мартта биредә 7 нче гимназия укучылары булып китте. Чара Бөтендөнья Гражданнар оборонасы көненә әзерлек кысаларында оештырылды. Балаларга илебездә гражданнар оборонасының оешу тарихы турында сөйләделәр, темага багышланган видеофильмнар күрсәттеләр. Аларга төрле противогазларны тотып, киеп карару...

Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методик үзәгенең Бөгелмә филиалында Ачык ишекләр көне үтте.

1 мартта биредә 7 нче гимназия укучылары булып китте. Чара Бөтендөнья Гражданнар оборонасы көненә әзерлек кысаларында оештырылды. Балаларга илебездә гражданнар оборонасының оешу тарихы турында сөйләделәр, темага багышланган видеофильмнар күрсәттеләр. Аларга төрле противогазларны тотып, киеп карару мөмкинлеге дә бирелде. Аннары укучылар 64 нче янгын сүндерү частенда, бердәм хәбәр итү-диспетчерлык үзәгендә (112 хезмәте) булдылар, дип хәбәр итә үзәк укытучысы Юлия Чурина.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: