Бөгелмә авазы

Абхазиядә Россия туристы үтерелгән

Абхазиядә юлбасарлар белән сугышкан вакытта Россия туристы үтерелә, дип яза "Известия". Вакыйга кичә көндез Гудаут районының Ачандара авылы тирәсендә була. Балыктан җәяүләп кайтып килүче Россия туристларына кораллы кешеләр һөҗүм итеп, акча таләп итә. Сугышкан чакта россиялеләрнең берсе пычак белән яралана. Ул хастаханәдә вафат була. Һөҗүм итүчеләр качкан, аларны Абхазия хокук...

Абхазиядә юлбасарлар белән сугышкан вакытта Россия туристы үтерелә, дип яза "Известия". Вакыйга кичә көндез Гудаут районының Ачандара авылы тирәсендә була. Балыктан җәяүләп кайтып килүче Россия туристларына кораллы кешеләр һөҗүм итеп, акча таләп итә. Сугышкан чакта россиялеләрнең берсе пычак белән яралана. Ул хастаханәдә вафат була. Һөҗүм итүчеләр качкан, аларны Абхазия хокук саклау органнары эзли.

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: