Бу хәл Яр Чаллы янында була. Чаллыда яшәүче әби көйләнми торган юл чатында сулга борылганда каршыга килүче машинага юл бирми. Нәтиҗәдә «Mercedes-Benz GL450» белән бәрелешә. 21 ел машина йөртү стажы булган әби вакыйга булган урында һәлак була. Ә чит ил машинасындагы 39 яшьлек пассажир, 25 яшьлек хатын-кыз һәм 13 яшьлек кыз төрле тән җәрәхәтләре алалар. Кызның кулында бер яшьлек бала була, бәхеткә, аңа зыян килми. Алар барысы да Мәскәү кешеләре.
almet-rt.ru