Бөгелмә авазы

75 яшьлек карчык сөйгәненә ошар өчен 30 килога ябыккан

Моның өчен ул ярты ел интеккән... Җаны сөйгән - елан ашар, көлдә аунап көн күрсен, дигәндәй, әбинең дә бу гамәлендә берни дә юк сыман. Шулай да мәхәббәтнең могҗиза тудыра алуы үзе бер гаҗәп бит! 75 яшьлек пенсионер Сьюзи Смит исемле, ул Бөекбританиянең Уоркшир графлыгыннан. Бер ел элек чиркәүдә 85 яшьлек...

Моның өчен ул ярты ел интеккән...
Җаны сөйгән - елан ашар, көлдә аунап көн күрсен, дигәндәй, әбинең дә бу гамәлендә берни дә юк сыман. Шулай да мәхәббәтнең могҗиза тудыра алуы үзе бер гаҗәп бит!
75 яшьлек пенсионер Сьюзи Смит исемле, ул Бөекбританиянең Уоркшир графлыгыннан. Бер ел элек чиркәүдә 85 яшьлек Бэрри Филипс белән таныша һәм аны гомер буе көткән мәхәббәте икәнен аңлый. Бабай да төшеп калганнардан түгел, әбигә ул да гашыйк була. Шулай да әби аны якын җибәрми ярты ел йөртә әле. Ә үзе ул арада бабайга ошар өчен диетага утыра һәм физик формасыннан канәгать булгач кына «егетне» кабул итә. Менә шундый Хәлил белән Галиябану!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: