Бөгелмә авазы

4 меңнән артык Татарстан эшмәкәре бушлай заем һәм 2 процентлы кредит алды

Әлеге хезмәттән республиканың 16 банкы аша файдаланырга мөмкин.

ТР Гарантия фонды директоры Тимур Темиргалиев "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы белән интервьюда хәбәр иткәнчә, Татарстан эшмәкәрләренең 4,4 меңнән артыгы эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү өчен процентсыз займнардан һәм кредитлардан файдаланган. Алар 10,5 млрд сум акча алган.

Хезмәт хакы түләүгә процентсыз заемны республиканың 16 банкында алырга мөмкин. Кредит бер елга исәпләнгән. Беренче алты айда эшмәкәр процент түләмәскә мөмкин, ә ярты елдан бизнес өчен ставка елына 4% тәшкил итәчәк.

Тагын бер программа еллык 2% белән займнар бирү. Ул шулай ук хезмәт хакы түләүгә юнәлдереләчәк. Аның аермасы шунда ки, бизнеста мәшгульлек сакланганда, кредит буенча төп өлешне дә, процентларны да түләмәү мөмкинлеге булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: