Бөгелмә авазы

34 яшьлек хатын 100 пакет наркотик белән тотылган

Чаллыда метилэфедрон наркотигы белән 34 яшьлек хатын-кыз тоткарланган. Әлеге ханымның машинасында 512,8 грамм авырлыкта 100ләп пакет наркотик табылган. Тоткарланучы әлеге наркотикларны Россия шәһәрләренең берсендә сатып алуы һәм Чаллыда сатырга теләве хакында сөйләгән. Әлеге факт буенча җинаять кузгатылган. Гаепләнүчегә 10-20 елга ирегеннән мәхрүм итү яный, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр...

Чаллыда метилэфедрон наркотигы белән 34 яшьлек хатын-кыз тоткарланган.

Әлеге ханымның машинасында 512,8 грамм авырлыкта 100ләп пакет наркотик табылган. Тоткарланучы әлеге наркотикларны Россия шәһәрләренең берсендә сатып алуы һәм Чаллыда сатырга теләве хакында сөйләгән.

Әлеге факт буенча җинаять кузгатылган. Гаепләнүчегә 10-20 елга ирегеннән мәхрүм итү яный, дип хәбәр итә РФ Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: