Бөгелмә авазы

3-7 яшьлек балалар өчен Татарстанда 27,4 мең кеше акча алачак

Бу яңа айлык түләүне җан башына уртача керем яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләр алачак

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында хәбәр итте:  

– Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балага айлык түләү март аенда РФ Президентының “Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында”гы һәм ТР Президентының „Өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балага айлык акчалата түләү турында“гы Указлары белән билгеләнгән. Түләү адреслы характерда һәм гражданнарның керемнәрен исәпкә алып түләнә.

Республикада ай саен бирелә торган яңа түләүләр төбәктә җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан – 9 450 сумнан кимрәк булган гаиләләргә  тиеш. Түләү күләме 4 686 сум тәшкил итә, бу узган елның икенче кварталында регионда билгеләнгән балага яшәү минимумының 50% ын тәшкил итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: