2021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла

Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.
Татарстанда быел 2 млн 670 мең кв. метр торак тапшыру планлаштырыла. Бүгенге көнгә план 3,9 процентка үтәлгән. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин сөйләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Айзатуллин искәртеп узганча, республикада ун еллык перспективага куелган бурычның иң мөһим юнәлеше - торак төзелеше.
ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының соципотека программасы буенча 161 йортка (5 159 фатир) инвестпрограмма формалаштырылган, диде министр. Хәзерге вакытта алты йортны файдалануга тапшырылды.
Коммерция шартларында төзүчеләр 2021 елда 164 күпфатирлы йортны тапшырырга тиеш. Җиде объект әзер һәм тапшырылды. 40 йорт югары, 49 урта, 68 түбән дәрәҗәдә әзер. 2021 елда шәхси торак төзелеше программасы буенча 8 330 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бүгенгә 30 йорт төзелгән инде.
Аерым категория гражданнарын торак белән тәэмин итү программалары нигезендә, торак мәйданын 738 гаилә алачак, шул исәптән 636 ятим бала, 45 күп балалы гаилә, 48 яшь гаилә һәм тугыз граждан - Ерак Төньяктан күчеп килергә мәҗбүр кешеләр һәм чернобыльчеләр.
Барлык районнар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 13:21Исерек килеш руль артына утырган бөгелмәлегә хөкем чыгардылар Аны берничә тапкыр машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән булалар, бу юлы төрмәгә җибәрәләр.3000
-
2 март 2021 - 12:57Миңнеханов «Ак Барс» клубы катнашындагы плей-офф уңаеннан открыткалар чыгуын әйтте Открыткалар хоккей клубын һәм татар телен популярлаштыруга юнәлдерелгән.3300
-
2 март 2021 - 11:36Бүген ТР Экология һәм табигый байлыклар министры татарстанлыларның сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк Трансляция икенче көннең яртысында башланачак.3200
-
2 март 2021 - 10:46Баш мөхәррир - ул бит зур җаваплылык таләп итүче вазифа Ләйсән Бикбулатова “Бөгелмә авазы” газетасы тарихына иң яшь мөхәррир булып кереп калачак. Бу вазифаны үз өстенә алган чорда аңа бары 27 яшь була. Җиңел булмый, тик Ләйсән авырлыклар алдында сынып калмый. Газета “аксакаллары” башлаган эшне лаеклы алып бара.5200
-
2 март 2021 - 09:28Ирина Шейкның әбисе белән разведкага барырга да була Модельнең татар тамырлары барлыгын бик азлар гына белә.3100
-
20 февраль 2021 - 11:51Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
20 февраль 2021 - 11:50Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
19 февраль 2021 - 10:3417-нче февраль көнне 32 еллык тарихы булган ,,Ихлас,, халык фольклор ансамбленең үзешчән артистлары, җыр-моң яратучы дусларны hәм шәhәребез кунакларын ,,Аулак өй,, гә кунакка чакырды.
-
2 март 2021 - 09:16Бөгелмә мөхтәсибәтендә балалар арасында “Туган тел көне”н үткәрделәрБәйрәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.5900
-
1 март 2021 - 11:02Бөгелмә муниципаль районы башлыгы ТР Президентын туган көне белән котлады Линар Закиров: Исәнлек-саулык, балаларыгыз һәм оныкларыгыз янәшәсендә озын һәм бәхетле тормыш телим!17900
-
28 февраль 2021 - 13:24Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (1–7 март) 1 марттан 7 мартка кадәр – кимеп баручы ай.11300
-
28 февраль 2021 - 15:44Лилия Рахманова: “Үземнебелгәннән бирле мин рәсем ясыйм” Лилия Рахманова – тумышы белән Чарджоу (борынгы исеме Амуль) шәһәреннән.11000
-
28 февраль 2021 - 10:57Азнакай районында янган автомобильнең йөртүчесе үлгән Машина тулысынча янып беткән.10600
-
28 февраль 2021 - 09:13Туган телем – минем дустым 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, 8нче “Күкчәчәк” балалар бакчасында атналык тематик чаралар үтте.10500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика