Бөгелмә авазы

2021 елда Рамазан ае кайчан башланачагы билгеле

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2021 елда узачак мөселман бәйрәмнәре календарен әзерләде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2021 елда узачак мөселман бәйрәмнәре календарен әзерләде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

2021 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаре:

14 гыйнвар  1 җөмәдәл-ахыр

13 февраль  1 Раҗәб

18 февральдән 19ына каршы төн (6 Раҗәбтән 7 Раҗәбкә)  Рәгаиб кичәсе

10 марттан 11енә каршы төн (26 Раҗәбтән 27 Раҗәбкә)  Мигъраҗ

14 март  1 шәгъбан

27 марттан 28енә каршы төн (14 шәгъбаннан 15 шәгъбанга)  Бәраәт кичәсе

13 апрель (1 Рамазан)  Рамазан ае башлана

8 майдан 9ына каршы төн (26 Рамазаннан 27 Рамазанга)  Кадер кичәсе

13 май (1  шәүвәл)  Ураза гаете

11 июнь  1 Зөлкагдә

11 июль  1 Зөлхиҗҗә

19 июль (9 Зөлхиҗҗә)  Гарәфә көне

20 июль (10 Зөлхиҗҗә)  Корбан бәйрәме

19,20,21,22,23 июль (9,10,11,12,13 Зөлхиҗҗә)  Тәкбир әт-Тәшрик көннәре

9 август (1 Мөхәррәм)  Һиҗри буенча 1443 ел башлану

18 август (10 Мөхәррәм)  Гашүрә көне

8 сентябрь  1 сафәр

7 октябрь  1 рабигыль-әүвәл

17 октябрьдән 18енә каршы төн (11 рабигыль-әүвәлдән 12 рабигыль-әүвәлгә)  Мәүлид Ән-Нәби

6 ноябрь  1 рабигыль-ахыр

5 декабрь  1 җөмәдәл-әүвәл 

Чыганак: "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: