Бөгелмә авазы

2020 елда җанисәп үткәреләчәк

INTERFAX.RU хәбәр итүенә караганда, 2020 елның октябрендә Бөтенрусия халык исәбен алу үткәреләчәк. Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкчелегендә узган киңәшмәдә әлеге мәсьәлә тикшерелгән. Хөкүмәт Икътисади үсеш министрлыгына 21 августка кадәр, 2018 елда җанисәпнең беренчел тикшеренүен үткәрүне күздә тотып, 2020 елның октябрендә Бөтенрусия халык исәбен алуны үткәрү турында карар проектын әзерләп...

INTERFAX.RU хәбәр итүенә караганда, 2020 елның октябрендә Бөтенрусия халык исәбен алу үткәреләчәк.

Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев җитәкчелегендә узган киңәшмәдә әлеге мәсьәлә тикшерелгән. Хөкүмәт Икътисади үсеш министрлыгына 21 августка кадәр, 2018 елда җанисәпнең беренчел тикшеренүен үткәрүне күздә тотып, 2020 елның октябрендә Бөтенрусия халык исәбен алуны үткәрү турында карар проектын әзерләп кертүне йөкләгән. Дәүләт федераль статистика хезмәте башлыгы Александр Суринов июнь ахырында, Бөтенрусия халык исәбен алу 50 миллиард сумга төшәчәк, дип белдергән иде. Ул, шулай ук, статистика хезмәтенең 2010 елда кулланылган халык исәбен алу кәгазенә җитди үзгәрешләр кертергә җыенмавын билгеләп үтте. Шулай да, аның сүзләренчә, миграцияне билгеләүне бәяләүче сораулар эшләнеп бетерелергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: