Бөгелмә авазы

2018 ел өчен календарь буенча ял көннәре расланды

Россия хөкүмәте 2018 ел цчен календарь буенча ял көннәрен раслады. Әлеге карарны 14 октябрь көнне Дмитрий Медведев имзалаган. Әлеге карар нигезендә 6 һәм 7 гыйнвар көннәре шимбә һәм якшәмбе булганлыктан, 9 мартка һәм 2 май көннәренә күчереләчәк. 28 апрель, 9 июнь һәм 29 декабрь шимбә көн яллары 30 апрельгә, 11...

Россия хөкүмәте 2018 ел цчен календарь буенча ял көннәрен раслады. Әлеге карарны 14 октябрь көнне Дмитрий Медведев имзалаган.

Әлеге карар нигезендә 6 һәм 7 гыйнвар көннәре шимбә һәм якшәмбе булганлыктан, 9 мартка һәм 2 май көннәренә күчереләчәк. 28 апрель, 9 июнь һәм 29 декабрь шимбә көн яллары 30 апрельгә, 11 июньгә һәм 31 декабрьгә күчерелә.

Шул рәвешле, россиялеләр 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр ун көн, 23 февральдән 25 февральгә кадәр өч көн, 8 марттан 11 мартка кадәр дүрт көн, 29 апрельдән 2 майга кадәр дүрт көн, 9 майда бер көн, 10 июньнән 12 июньгә кадәр өч көн һәм 3 ноябрьдән 5 ноябрьгә кадәр өч көн ял итә алачак.

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: