Бөгелмә авазы

2016 елга торак төзү буенча план билгеләнде

Торак төзелеше программасы буенча Татарстанда 2016 елда гомуми мәйданы 2,401 млн.квадрат метр торак төзү планлаштырыла.

Мондый мәгълүмат республика киңәшмәсендә җиткерелде. 2015 елда республикада 2 млн. 405,5 мең кввадрат метр торак файдалануга тапшырылган. План 100,2 %ка үтәлгән. Социаль ипотека программасы буенча 2016 елда гомуми мәйданы 506,7 мең квадрат метр тәшкил итәчәк 184 торак йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Аренда торагы төзелеше программасы кысаларында 2016 елда гомуми мәйданы 29,6 мең квадрат метр булган 36 торак йорт төзү планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: