Бөгелмә авазы

2016 елда пенсиянең тупланма өлеше туктап торачак

Дәүләт Думасында соңгы өченче укылышта әлеге хактагы закон кабул ителгән.


Закон 2016 елга 1967 елда туган һәм алардан яшьрәк хезмәткәрләрнең тупланма пенсиясен формалаштыруга мораторийны озайта. Иминият взнослары тулы күләмдә Пенсия фондына иминият пенсиясен формалаштыруга җибәреләчәк. Туктап тору хисабына 342,2 миллиард сум алу күздә тотыла. Әлеге суммага федераль бюджеттан мәҗбүри пенсия иминиятенә трансферт киметеләчәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: