Бөгелмә авазы

2 миллион сумлык самолет детальләрен урлаучыларны эзлиләр

5 апрельдә Казанда 2 миллион сумлык самолет детальләрен урлаганнар, дип хәбәр иткән «Татар-информга» хокук саклау органнары чыганагы. Әлеге хәл кичә төнлә Кирпичников крамындагы 25нче йорт янында булган. Билгесез кешеләр «ГАЗель» автомобилен ачып, самолёт турбиннары өчен ясалган 2 әрҗә җылылык приборларын алып киткән. Приборлар «Казан приборлар төзелеше конструкторлык бюросы» оешмасыныкы булган....

5 апрельдә Казанда 2 миллион сумлык самолет детальләрен урлаганнар, дип хәбәр иткән «Татар-информга» хокук саклау органнары чыганагы.

Әлеге хәл кичә төнлә Кирпичников крамындагы 25нче йорт янында булган. Билгесез кешеләр «ГАЗель» автомобилен ачып, самолёт турбиннары өчен ясалган 2 әрҗә җылылык приборларын алып киткән.


Приборлар «Казан приборлар төзелеше конструкторлык бюросы» оешмасыныкы булган. Әлеге предприятие безнең илнең очу аппаратлары өчен датчиклар һәм электрон аппаратуралар җитештерү белән шөгыльләнә.

Зыянның гомуми суммасы 2 195 225 сум. Әлеге факт буенча "Зур күләмдә урлау" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

http://shahrikazan.com/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: