Бөгелмә авазы

15 мең мигрант Татарстанга турист буларак килгән

Узган ел Татарстанда тукталган адрес буенча 225 меңнән артык чит ил кешесе һәм гражданлыгы булмаган затлар миграция исәбенә алынган, аларның 154 меңе - беренче тапкыр Татарстанга килгән.

Республикага аяк баскан чит ил кешеләренең 45 меңе - эшкә урнашу өчен, 55 меңе - шәхси эшләр буенча, 15 меңе - турист буларак (2014 елда - 8395), 10 мең 116 кеше укырга килүен белдергән.

Үткән ел миграция идарәсе хезмәткәрләре Татарстанда миграция законнары үтәлешен тикшереп, 13 меңнән артык тикшерү чаралары оештырган. 21 мең чит ил гражданы тикшерелгән, 14 меңнән артык административ хокук бозу очрагы ачыкланган. Чит кешесен законсыз эшкә алган эш бирүчеләргә карата 1700 беркетмә тутырылган. 1 меңнән артык чит ил кешесен Россиядән чыгару турында суд карары кабул ителгән. 3795 кешене Россиягә башка кертмәскә тәкъдим ителгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: