15 декабрь көнне Бөгелмәдә кышкы спорт сезоны ачыла
2018 елның 15 декабрендә Бөгелмә муниципаль районының "Чаңгы базасы" спорт-сәламәтләндерү комплексында узачак кышкы спорт сезоны ачылу кысаларында, чаңгы эстафетасы узачак.
Ярышлар программасы:
- Сәгать 09.30 - катнашучыларны теркәү;
- Сәгать 10.00. - парад-ачылыш;
- Сәгать10.30 - хатын-кызлар эстафетасы старты;
- Сәгать11.30 - ирләр эстафетасы старты.
Ярышларда катнашу өчен бер оешмадан бер һәм аннан да күбрәк команда катнаша ала. Зачетка бер команданың иң яхшы нәтиҗәсе бара. Икенче команданың катнашуы конкурстан тыш узачак.
Ярышларда катнашучының күкрәк номеры булу мәҗбүри шарт булып тора, анда оешма тарафыннан беркетелгән старт номеры күрсәтелеп торырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia