Бөгелмә авазы

130 бөгелмәле коронавирустан прививка ясатты

Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Андрей Шинкаров яңа вакцинаны беренчеләрдән булып кайсы категория гражданнарның ясатуы турында сөйләде.

Татарстанда көн саен Covid-19 авыручылар саны тотрыклы кала – 85-95 очрак. Бу хакта бүген Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров үткәргән «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә сөйләштеләр.

Бүгенге көндә республика буенча 71 нокта ачылган, анда коронавирустан бушлай вакцинацияләнергә мөмкин, һәм нокталар саны арта барачак. 22 гыйнварга 13342 вакцина дозасы бар, 9345 кешегә прививка ясалган. Вакциналарның зур күләме февраль аенда кайтарылачак.

Бөгелмә үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Андрей Шинкаров хәбәр итүенчә, Бөгелмәдә 190 доза вакцина алынган.

«Барлыгы 130 пациентка – 40 медицина хезмәткәре һәм 31 мәгариф хезмәткәренә прививка ясалган. 27 пациент - 60 яшьтән өлкәнрәкләр. Начар нәтиҗәләр күзәтелми», – дип билгеләп үтте ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: