Бөгелмә авазы

13 җиңүдән соң быел икенче урын

Йөк машиналары арасында быелгы ралли-марафон Голландия узышчысы Жерар де Ройның җиңүе белән төгәлләнде.

 

Бу - аның үз карьерасында «Дакар»дагы икенче җиңүе. «КАМАЗ-мастер» командасыннан иң яхшы нәтиҗәгә узышларның узган елгы җиңүчесе Айрат Мәрдиев иреште. Ул ярышларны икенче урында төгәлләде.«КАМАЗ-мастер» узышчылары «Дакар»да 13 тапкыр җиңү яулагач, беренче булу алар өчен гадәткә әйләнә. Әмма спортта гел җиңүче булу мөмкин түгел. Быелгы көмеш - алдагы ярышларда чемпион титулы өчен көрәшкә зур этәргеч.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: