Бөгелмә авазы

11 айлык сабый бала янгынга эләккән

Яшел Үзән районында яшәүче 30 яшьлек ана 11 айлык баласын күтәреп, янгын сүндерүчеләр килгәнче ут эчендә калган йорт эченнән үзе чыккан. Яшел Үзән районының Октябрь бистәсендә бер катлы агач йорт һәм такта веранда янган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Янгын...

Яшел Үзән районында яшәүче 30 яшьлек ана 11 айлык баласын күтәреп, янгын сүндерүчеләр килгәнче ут эчендә калган йорт эченнән үзе чыккан.

Яшел Үзән районының Октябрь бистәсендә бер катлы агач йорт һәм такта веранда янган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Янгын сүндерүчеләр килгәнче 30 яшьлек хатын-кыз 11 айлык баласы белән йорттан үзе чыккан. Урамга ут эчендә калган веранда эченнән чыкканда хатын-кызның сул терсәк буыны пешкән, ә малаеның - үкчәсе. Янгын турындагы хәбәр диспетчерлык хезмәтенең 112 бердәм номерына 18.20 сәгатьтә килгән. Якындагы янгын сүндерү отряды һәлакәт урыныннан 11 чакрым ераклыкта булган. Шулай да янгын сүндерүчеләр 11 минутта килеп җитеп, 18.36 сәгатьтә янгынны сүндерә алган. Янгын китергән зыян 48 квадрат метрны тәшкил итә.

http://tatar-inform.tatar/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: