Бөгелмә авазы

100 еллык тарихы бар

5 ноябрь көнне шәһәребезнең 16 нчы урта белем бирү мәктәбе үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Дөнья тарихы алдында бу юбилей мизгел генә булып тоелса да, Бөгелмә һәм бөгелмәләр өчен ул - үзе бер гомер.


Тантаналы чарага укучылар, мөгаллимнәр коллективы һәм педагогик хезмәт ветераннары килгән иде. Әлеге мәгърифәт учагы 1915 елда кабынган. Революциягә кадәр чорда ачылган мәктәпнең кызыл кирпечтән төзелгән яңа ике катлы бинасы үз ишеген 1930 елда ачкан. Аның территориясендә теплица, фонтан булган. Сугыш елларында биредә госпиталь эшләгән. Ул вакытта укучыларга белемне Микулин баракларында биргәннәр. "Яраланган солдатларга концерт куярга бирегә килә идек. Класслар операция кабинетларына, палаталарга әйләнгән иде", - дип сөйлиләр балачак һәм яшьлек хатирәләрен искә алып Нина Дмитриева белән Альбина Малышева. Аларга ул вакытта бары 10 яшь булган. Соңыннан, үз язмышларын туган мәктәпләре белән бәйләп, биредә укытучы булып эшләгәннәр. Любовь Сидорова да - алар рәтендә. "16 нчы мәктәп - минем икенче туган йортым. Башта башлангыч сыйныфлар укучыларына белем бирдем, аннары балаларга математика фәнен укыттым. Барлыгы 38 ел гомерем шушында узды. Хәзер балаларым минем эшемне дәвам итә, шуңа шатланам", - ди ул. Тантаналы чарага мәктәпнең элеккеге укучылары да кунакка килгән иде. Язмыш аларны дөньяның төрле почмакларына таратса да, туган мәктәпләрен онытмыйлар, олы тормыш юлына кереп китәргә ярдәм иткән белем бирү учреждениесенә рәхмәтле.Педагогларны, укучыларны, мәктәпне тәмамлап чыгучыларны, килгән кунакларны олуг юбилей белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Морад Булгаков котлады һәм мәктәпкә яңа мебель алу өчен 230 мең сумга сертификат тапшырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: