Бөгелмә авазы

1 октябрь – Өлкәннәр көне

Ел саен алтын көзләр җиткәч, без бөтен көчләрен, белемнәрен биреп яшь буынны тәрбияләгән, ә хәзер үзләренең киңәшләре белән ярдәм иткән һәм тәҗрибәләре белән уртаклашкан өлкәннәрне хөрмәтлибез.

Олы яшьтәгеләрне хөрмәт итү ункөнлеге инде сентябрь ахырында ук старт алды. Шәһәр оешмаларында һәм предприятиеләрендә үзләрендә эшләп лаеклы ялга китүчеләрне мул табыннар янына чакырып, концерт программалары күрсәтеп, азык-төлекләр тутырылган пакетлар тапшырып күңелләрен күрә башладылар.  

Гомумән, Бөгелмәдә Өлкәннәр ункөнлеге төрле вакыйгаларга бай була. Пенсия яшендәгеләргә мунча һәм чәчтарашларда ташламалы бәядән хезмәт күрсәтәләр, хәйрия ашлары оештырылар. Уку учреждениеләре дә бу чаралардан читтә калмый. Мәсәлән, 16нчы мәктәп бинасына быел оешмалары ликвидацияләнгән һәм барыр урыннары булмаган пенсионерларны җыйдылар. Укытучылар алдан социаль яклау үзәгеннән бирелгән исемлек буенча 85 кешегә өй адресына чакыру кәгазьләре таратып чыккан. Килгән кунакларны концерт карарга мәктәпнең актлар залына җыйдылар. 

Өлкәннәрне бәйрәм белән шәһәр мэры Линар Закиров исеменнән аның урынбасары Ирина Белова котлады: 

  • Кадерле ветераннар, хөрмәтле пенсионерлар! Барыгызны да Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Сезгә аяусыз һәм тырыш хезмәтегез, сабыр һәм түзем, зирәк һәм акыллы булганыгыз өчен тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бу - сезнең өчен аеруча кадерле бәйрәм. Сезгә ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез, - дип узды ул. 

Өлкәннәргә дигән концертны укучылар үз көчләре белән әзерләсә, бүләкләр (азык-төлек тутырылган пакетлар) Бөгелмә механика заводы директоры Михаил Швецовтан булып чыкты. Ул әлеге участок депутаты һәм мәктәпнең попечительләр советы әгъзасы икән.  

  • Мондый бүләкләрне завод директорыннан без еш алып торабыз. “БМЗ юбилеен билгеләп үтә”, - дип, күптән түгел генә өйгә күчтәнәч кертеп чыкканнар иде. Менә хәзер тагын безнең өчен шатлык бүләге. Рәхмәт инде онытмаганнары өчен. Бирегә Өлкәннәр көненә 4нче тапкыр киләм. Бик җылы итеп каршы алалар. Үзем гомер буена, 40 ел дәвамында, азык-төлек ОРСында сатучы-бригадир булып эшләдем. Биредә хезмәттәшләрем белән күрешәм, бик күңелле, - дип сөйли 79 яшьлек  Мәдинур Миннәхмәтова. 

Җылы аралашу мәктәп ашханәсендә чәй табыны янында дәвам итте. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, бәйрәм чарасына килә алмаганнарга депутат күчтәнәчләрен өйләренә таратып чыгачаклар.  

Оешмалары ябылган һәм чит төбәкләрдән килеп, безнең шәһәрдә төпләнгән пенсионерларның саны бүгенге көндә 2 200дән артык.  Аларның барысы да мәктәпләрдә оештырылган бәйрәм чараларына чакыру алган.  

Айгөл ШӘРӘФИЕВА 

Автор фотосы 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: