Бөгелмә авазы

1 метрлы буй, миллион сумлык кәләш һәм өметсез шайтан

Мине Ходай кечкенә буйлы итеп яраткан, бу малай тәбәнәк буе белән ничек яшәр икән дип сынамакчы булгандыр, күрәсең. Билгеле, минем дә иптәшләрем кебек озын буйлы буласым килә иде. Җиде яшькә җиткәч тә мәктәпкә кертмәделәр, үскәч килерсең әле дип, кире кайтарып җибәрделәр.

“Күрсәтермен әле мин сезгә!” – дип, икенче елны мәктәпкә кергәндә укырга өйрәнгән идем инде. Әлбәттә, гарьләнгән чаклар да булды: йөгерү ярышларында мин иң артка кала идем, кызлар да узып китә иде үземне.
 
4 класстан соң күрше авылга биш чакрым йөреп укырга кирәк иде. Кар басып китәр сине дип, әни күрше авылга йөрттермәде, укырга Әгерҗенең үзенә бирде. Анда миңа “метр с шапкой” дигән кушаматны бик тиз тактылар. Мин класска килеп керүгә, малайлар укытучы өстәленнән метр алып, мине үлчәргә керешәләр иде. Аларның бу гадәтләренә дә ияләштем, сүз дә әйтми, үпкәләми дә идем. Алар да бит бала-чага, күңелләре булсын дип, тик кенә басып тора идем.
 
Яши-яши тәбәнәклегемнең файдасын да тоя башладым: нәрсә тектерсәң дә материал аз кирәк, ишектән кергәндә дә башымның бәрелгәне булмады. Транспортта да кечкенә булгач билет та сорап тормыйлар иде.
 
Шулай беркөнне безне язгы каникулга җибәрделәр. Бер атна дәресләр хәзерлисе юк дип, шатланып юлга чыктык. Карасак, юл аркылы гөрләп су ага. Уйлап тору юк инде, киттек суны ярып. Иптәшләргә су билдән булса, миңа –авыздан. Батып үләм икән дип торганда, колагыма: “Сул яктан бар”, – дигән тавыш ишетелде. Анда су, чынлап та, югарырак иде. Судан котылдык дип уйный-уйный кайтабыз шулай, олырак малайлар кызларның күкрәкләренә дә үрелергә маташа, ә миңа кая инде, бу турыда уйларга да юк, буем җитмәгәч.
 
Үсмерлектән узгач, әнием: “Улым, сиңа өйләнергә дә вакыт җиткән икән бит инде”, – диде. “Минем кебек бер метрлы кызлар бармы соң?” – мин әйтәм. “Анысы инде синең эш түгел, нәрсә кирәген үзем хәл иттем, генетика институтына барып киңәшләштем дә, балаларыгыз кешеләрнеке кебек таза, матур булсын өчен кирәкле кәләшкә заказ бирдем”, – диде. Әнигә каршы килеп буламы соң?.. Беркөнне өйгә кайтып керсәм, әни бер кыз белән сөйләшеп утыра. Мине күргәч: “Менә бу минем киленем булачак”, – диде. Кызның үкчәсеннән чәченә кадәр күзем йөгертеп чыккач: “Боларның барысы да миңамыни?” – дип әйткәнемне сизми дә калдым, чөнки кызның буен үлчәр өчен миңа урындыкка басарга кирәк иде. Шулай кирәктер инде дип, тагын каршы килмәдем. Туй көне дә җитте, утырабыз шулай балкып, кунаклар: “Кияү кайда соң?” – дип пышылдашалар. Ә мин булачак хатынымның култык астыннан күренмим дә икән.
 
Бер-ике көн узгач, генетика институтыннан телеграмма килеп төште. “Гафу итегез безне, исәпләгәндә ялгышканбыз, товарны кире җибәрегез, миллион сум түләрбез”, – дигәннәр. “Миллионыгыз үзегезгә булсын, товар миңа таман гына”, – дип, җавап җибәрдем. Кулга килеп кергән мондый бәхетне кире җибәрәммени? Хатын гына тиргәп алды, нигә миллионны алмадың, мин барыбер синең янга кайтыр идем диде.
 
Йокларга ятсак, күкрәк арасына кереп чумам да, төшемдә оҗмах кошы кебек очып йөрим. Аягым гомеремдә пычракка эләкмәде, хатын күтәреп, култык астына кыстыра да, аннан чиста җиргә бастырып куя иде. Иң кадерлесе – менә дигән балалар үстердек. Шунысы гына кызганыч, метрдан артык үсеп булмады. Оныклар белән уйнап утырганда аларның: “Бабай, үскәч син дә безнең кебек зур булырсың әле, әйеме?” – дигән сүзләреннән башым күккә тигәндәй була. Өмет тә юк түгел әле, кем белә, бәлки, үсеп тә китәрмен, өметсез шайтан гына диләр бит.


 Вил ВӘЛИШЕВ. Әгерҗе районы,Тоба авылы.
---    
Татарстан яшьләре

http://matbugat.ru/news/?id=2251

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: