Бөгелмә авазы

01: баш киемнәре тарихыннан: Гомерләрне саклый торган символ

Янгын сүндерүчеләрнең баш киеме - каска - беренче чиратта саклану чарасы ул. Җимерелә торган конструкцияләрдән, югарыдан очып төшә торган нәрсәләрдән күп тапкырлар кеше гомерен саклап калган алар. Янгын сүндерүчеләрнең элеккеге һәм хәзерге чор каскалары төрле формаларда булулары белән аерылып торалар. Алар төтен эченнән дә, караңгы вакытта да читтән яхшы күренеп...

 

Янгын сүндерүчеләрнең баш киеме - каска - беренче чиратта саклану чарасы ул. Җимерелә торган конструкцияләрдән, югарыдан очып төшә торган нәрсәләрдән күп тапкырлар кеше гомерен саклап калган алар. Янгын сүндерүчеләрнең элеккеге һәм хәзерге чор каскалары төрле формаларда булулары белән аерылып торалар. Алар төтен эченнән дә, караңгы вакытта да читтән яхшы күренеп торсын өчен ялтыравык металлдан эшләнә.

Дөньяда бары тик янгын сүндерүчеләрнең генә каскаларын җыя торган берничә музей эшли (Нью-Йоркта, Базельдә, мәсәлән). Ә инде аларны нәкъ менә уттан саклану чарасы буларак кем, кайда һәм кайчан куллана башлаган икәнен белү өчен бераз тарихка күз салыйк әле.

"Каска - хәрбиләрнең металлдан эшләнгән я күннән тегелгән, ике козырёгы булган (алда һәм артта) солтанлы (каурыйдан я ат кылыннан тагылган чук) баш киеме киеме ул" - Ф. Павленковның 1907 елда басылып чыккан "Словарь иностранных слов" дигән хезмәтендә "каска"га шундый аңлатма бирелә. Ә "Кием һәм мода энциклопедиясе"ндә аны болай тасвирлыйлар: "Каска - Casgue (француз телендә) һәм Casso (испан телендә) - хәрбиләрнең, янгын сүндерүчеләрнең, шахтёрларның шлем рәвешле итеп, тиешле өлге буенча гадәттә металлдан эшләнгән баш киеме".

Каскаларның чыгышы белән хәрби нигездән булуга дәлилләр кирәк түгел, чөнки хәрбиләр элек-электән янгын сүндерү эшендә катнашып килгәннәр һәм хәзер дә җәлеп ителәләр. Озак еллар дәвамында нәкъ менә янгын сүндерүчеләрнеке булып формалашып килгән атрибутларның тамырлары, әлбәттә, хәрбиләргә барып тоташа. Вакытлар узу белән саклану шлемнары кулланылышы ягыннан да, тышкы кыяфәтләре белән дә, эшләнә (тегелә) торган материаллары белән дә бер-берсеннән аерыла башлыйлар. Ниһаять, ХХ гасыр дәвамында хәрбиләр, полицейскийлар, янгын сүндерүчеләр, промышленностьта һәм спорттагылар куллана торган баш киемнәре бер-береннән тәгаен аерыла башлыйлар.

Янгын афәтенә каршы оешкан төстә көрәшү турында беренче тапкыр искә алуларны да ерак тарих битләреннән үк күрергә була. Иң билгеле истәлекләр - хәрби хәрәкәтләр вакытында утка каршы көрәшүче ассирия солдатларының диварларга ясап калдырылган сурәтләре һәм Кытай хәрбиләренең ут сүндерү күнекмәләре алу турындагы документлары, соңгысы исә Христос Раштуасына кадәр 564 нче елга карый. Ягъни, төп хезмәтләреннән тыш, хәрбиләргә бердәм булып ут сүндерү эшләре белән дә шөгыльләнергә туры килгән һәм алар моны махсус хәрби киемнәрдә килеш, шул исәптән башны саклау киеме киеп тә эшләгәннәр. Борынгы Рим янгын сүндерүчеләренең рядовойлары һәм җитәкчелек итүче составлары легионерларның "итальяннар тибындагы" каска-шлёмнар кигәнлеге мәгълүм (1 нче рәсем)???. Хәзерге заманда күп кенә илләрнең коткаручыларының каскалары хәрбиләр шлемнарына бик охшаган булуы бер дә гаҗәп түгел.

Янгын сүндерүчеләр каскаларының материалы һәм формасы турында. Каскаларның тышкы кыяфәтен һәм әзерләү өчен материалын аерым өлешләренең функциональ билгеләреннән чыгып сайлаганнар. Гөмбәзсыман кыяфәтле булу нәтиҗәсендә каскалар әйбер төшеп бәрелгәндә формасын югалтмый саклау өчен кирәк булган. Өстән төшә торган предмет касканың очындагы тәрәшле сырты буйлап шуып, төп бәрелү көчен читкә юнәлткән. Тәрәшле сырт исә заклепкалап куелган, яисә шөреп белән беркетелгән. Алар төрле формада, төрле үлчәмдә булганнар, нигездә билгеле бер максатны күздә тотып эшләнгәннәр. Шулай да каскаларның бизәлеше дә игътибардан читтә калмаган, бигрәк тә - җитәкчеләрнеке, югары рангтагыларныкы аерылып торган. Алгы һәм арткы өлештәге киң козырёклар башны гына түгел, муенны да имгәнүләрдән, шул ук вакытта яка астына су керүдән дә саклаган. Янгын сүндерүчеләр өчен бу баш киемен тире-күннән, бакырдан, җиздән, калайдан, киездән эшләгәннәр, теккәннәр. Соңгылары бик популярлашып китә алмаган.

Каскалардагы шигарлар, кокардалар турында. Вакытлар узу белән янгын сүндерүчеләрнең каскалары, саклану чарасы булу өстенә, янгын сүндерүчеләрнең үзгә бер символына да әверелгән. Һөнәри фидакарьлек билгесе буларак, янгын сүндерүчеләр каскасында эмблемаларны кокардада, кием төймәләрендә, күкрәк тамгаларында куллана башлыйлар. Ирекле янгын сүндерү оешмалары барлыкка килә башлагач, каскаларның ассортименты да күпкә арткан, баеган, аны төрле зәвыклы итеп эшли башлаганнар.

Хәзерге янгын сүндерүчеләрнең каскалары турында. Хәзерге каскаларны бары тик синтетик материаллардан гына ясыйлар. Саклану элементлары бар, барысы да тотрыклы һәм чыдамлылар. (ФОТО № 2 ) "ПИРЕНА" каскасы, мәсәлән, башны югары температурадан, ачык уттан, төрле эретмәләр һәм сыекчалардан, судан, пардан, динамик бәрелүләрдән саклый. Ул махсус җиңел пластиктан эшләнә, ныклыгы һәм җиңеллеге белән аерылып тора (1,1 килограммга кадәр). Битне саклау өчен куелган пыяласын эчкә шудырырга мөмкин. Конструкциягә өстәмә элементлар урнаштыру мөмкинлеге дә бар. (ФОТО)

Каскаларның киләчәге турында. Янгын сүндерүчеләрнең хосусый саклану атрибутлары өлкәсендәге казанышлар арасында дизайнер Omer Haciomeroglu тарафыннан эшләнгән "C-THRU Smoke Diving Helmet" дип атала торган "киләчәк" шлемы да бар. Ул уникаль электрон-визуаль технология белән җиһазландырылган, караңгыда, куе төтен эчендә күрергә мөмкин булмаган объектларны да күрергә ярдәм итә. Әлеге система аңсыз, хәрәкәтсез яткан кешеләрне табып алып коткарырга нык булыша, шулай ук янгын сүндерүченең үзен дә саклый. Шлем эченә урнаштырылган ул система гадәти рацияне дә алыштыра, димәк, коткаручы-янгын сүндерүченең куллары буш була дигән сүз. Бу касканың тавышларны көйли торган интеллектуаль чаралары гомуми тавыш арасыннан зыян күрүчеләрнең тавышларын ачыграк аерып ишеттерергә дә сәләтле. Дөрес, әлеге уникаль баш киеменең хакы турында әлегә хәтта телгә дә алынмый, әмма, ничек кенә булмасын, куркынычсызлык сагында торучыларга һәм иминлек хакына хезмәт итә торган һәр нәрсәнең бәясе кеше гомере бәясеннән арзанрак икәне бәхәссез.

Лилия ДӘҮЛӘТШИНА,

21 нче янгын сүндерү часте инспекторы.

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: