Бөгелмә авазы

Язганнарында – тормыш, тормышында – моң һәм елмаю

Аллаһы Тәгалә бер биргәнгә гел бирә, булдыклы кеше бар яклап та булдыклы була, диләр. Шәһәр һәм районыбызда, алай гына да түгел, республикабызның мәдәният-сәнгать дөньясы даирәләрендә дә яхшы таныш булган, һәрбер бөгелмәле үз итеп: "Безнең Татар мәдәният үзәге хуҗабикәсе", - дип йөртә торган ханым - Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова бу әйтемнең...

Аллаһы Тәгалә бер биргәнгә гел бирә, булдыклы кеше бар яклап та булдыклы була, диләр. Шәһәр һәм районыбызда, алай гына да түгел, республикабызның мәдәният-сәнгать дөньясы даирәләрендә дә яхшы таныш булган, һәрбер бөгелмәле үз итеп: "Безнең Татар мәдәният үзәге хуҗабикәсе", - дип йөртә торган ханым - Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова бу әйтемнең якты бер мисалы кебек. Чыннан да, Бөгелмәдә мәдәни тормышны, бигрәк тә татар дөньясын аннан башка күз алдына китерү дә кыен. Милләттәшләребезне генә түгел, ә үзбәк, азәрбайҗан һәм башка халыклар вәкилләрен дә сыендырган, инде ничәмә еллар дәвамында уңышлы эшләп килүче мәдәният үзәгенең директоры ул. Менә шушы бер рәсми төшенчә артында талантлы оештыручы да, чын сәхнә артисты да, нәфис сүз остасы да, кешелекле кеше дә, сөйкемле ханым да, ир-егетләр тәрбияләп үстергән әни дә, оныклар әбисе дә тора. Ә инде менә шуларның барысыннан да тыш, әле аңа шигъри җанлы дуамал йөрәк һәм тирә-юньне үзгә күзлектән күрү, күргәннәрен, кулга каләм тотып, кәгазьгә төшерү сәләте дә бирелгән. Парчалары, шигырьләре, моңнары, күз яше аша елмаерга мәҗбүр итә торган юморы... Барысы да - тормыштан.

Хөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсен нәкъ менә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыру белән башлап җибәрергә булдык. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз.

Ихтирам белән, Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Тәрҗемәи хәле

Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова (кыз чактагы фамилиясе Сафиуллина) Яңа Чишмә районының Ак Бүре авылында күп балалы укытучы гаиләсендә бишенче бала булып, 1952 елның 26 октябрендә дөньяга килә.

Әнисе Мәрзия Мөхәммәди кызы авылның хөрмәтле укытучысы, гомере буена балаларга башлангыч сыйныфларда белем бирә. Ягымлы, йомшак сөйләшә, матур, моңлы җырлый. Ә әтисе Әхмәтвәли агай искиткеч шигъри телле кеше, сөйли торган сүзен дә шигъри юлларга салып сөйли торган шаян кеше була. Күрәмсең, әти-әнисенең сәнгатькә битараф булмаулары нәни кызчыкның күңел түренә үз орлыкларын салгандыр. Флюра инде биш яше тулар-тулмас авыл сәхнәсенең түрен яулый. Авыл клубының бер генә чарасы да аның катнашыннан башка үтми. Кече яшьтән үк сәнгатькә булган мәхәббәт аны 1970 елда Казан дәүләт мәдәният институтына алып килә. 1974 елда сәнгать институтын уңышлы тәмамлап, Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге мәдәният сараенда 23 ел буена башта - сәнгать җитәкчесе, соңрак сәнгать йорты җитәкчесе буларак, халыкка мәдәни хезмәт күрсәтеп, "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исемне үзенең тырыш хезмәте белән яулап ала.

1997 елдан Флюра Шәрипова Бөгелмә каласында Татар мәдәният үзәге йортын җитәкли. Ул җитәкчелек иткән иҗади коллективлар Татарстан, Россия һәм халыкара фестивальләрдә мактаулы, дәрәҗәле урыннар яулый. Бөгелмәдә эшләү дәверендә Флюра ханым Татарстан Республикасының "Мәдәнияттәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнә, 2011 елда Мәдәният министрлыгының "Таяныч һәм авторитет" грантына ия була.

Флюра Әхмәтвәли кызы шигырьләр һәм нәни хикәяләр язу белән мавыга. Аның шигъри тәл-гәшләрендә дөнья матурлыгы, туган телебезгә һәм динебезгә - чиксез хөрмәт, якыннарына һәм ватандашларына мәхәббәт чагыла. Ул - Бөгелмәнең "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе рәисе. Әдәби берләшмә даими һәм эзлекле рәвештә мәктәп балалары, уку йортлары һәм милләттәшләр арасында зур эш алып бара. "Моңсар"лыларның иҗаты Татар мәдәният үзәгендә узган күп төрле кичәләрдә чагылыш таба. Бик еш Бөгелмә авторларының яңа китап басмаларын шигърият сөючеләргә тәкъдир итү кичәләре уздырыла.

Көндәлек

Яшьлек таңымда язылган көндәлек дәфтәрем инде ташларга дип әзерләнгән чүп-чар арасыннан килеп чыкты. Бөтен эшемне ташлап, диваныма утырдым да, елый-көлә яшьлек илемә кайтып килдем. Бу көндәлек Чистай педагогия училищесының беренче курсында укыганда язылган икән. Миңа яңа унбиш тулып, уналтыга чыккан чак. Классташым Салисә белән бер-беребездән кача-поса яшьлек таңында туган уй-хисләрне дәфтәр битенә теркибез. Аннары шаяра-шаяра, беребез язганны икенчебез укырга тырышып, дәфтәр-көндәлекне тарткалап хәлдән таешабыз. Менә бу октябрь аенда язылган биттә мондый сүзләр бар: "...бүген Салисә белән бәхәсләшеп утырдык әле. Кияүгә чыккач, беренчесе малай туса яхшымы, әллә кызмы? Салисә әйтә: "Канишны, малай, - ди. -Уңган хатын ир бала таба!" - имеш. Ә мин әйтәм: "Кыз бала лутчы, әни кешегә ярдәмче була!" - дим. Юк инде, һич сүзен бирми Сали тәре! Һаман үзенекен тукый: малай да малай! Әй, чукынып китсәнә, тискәре беткән, кияүгә чыккач, беррәттән өч кыз тапса ярар иде! Вәт көләр идем үзеннән!"

...Әнекәем лә, минем теләгем кабул булган бит, ләбаса! Салисә сабакташым, миңа кардәш тиешле Хәмзәгә кияүгә чыгып, өч кыз бала тапты бит. Ә мин, ә мин - кыз табасы урынга, ике ул табып үстердем, инде җиде оныгым үсеп килә: бишесе малай, икесе кыз. Менә сиңа әкәмә-ә-ә-т. Тәкъдирдән узып булмый шул, Ходай ни язган бит.

Аллага шөкер, балаларыбыз таза-сау тудылар. Тупырдашып үстеләр, нәсел шәҗәрәсен дәвам итәләр.

Кыз туса да, малай туса да: "Ризыклары киң булсын, бәдәннәре таза-сау булсын, әти-әнисенә игелекле булсын!" - дип теләргә кирәк икән.

Флюра ШӘРИПОВА.

(Дәвамы бар)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: