Бөгелмә авазы

Язганнарында – тормыш, тормышында – моң һәм елмаю

Хөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз. Гармунчы Галич Гомер үтеп, чәчләргә бәс куна башлагач, ни галәмәттер, иртә-кич яшьлек еллары сагындырып искә төшә. Яшьлектә калган сөйгән ярлар, авыл клубындагы "вичыр"лар төш-кә кереп йөдәтә. Әй, ул тиле...

Хөрмәтле укучыларыбыз, "Моңсар" сәхифәсендә шагыйрә һәм язучы Флюра Әхмәтвәли кызы Шәрипова иҗаты белән таныштыруны дәвам итәбез. Рәхәтләнеп укыгыз, ләззәтләнегез, моңланыгыз, уйланыгыз.

Гармунчы Галич

Гомер үтеп, чәчләргә бәс куна башлагач, ни галәмәттер, иртә-кич яшьлек еллары сагындырып искә төшә. Яшьлектә калган сөйгән ярлар, авыл клубындагы "вичыр"лар төш-кә кереп йөдәтә. Әй, ул тиле яшьлек! Әй, аның якты, айлы төннәре! Әй, ул ишелергә торган агач клубыбызның яшьлек дәртеннән гөрләп торган чаклары! Ах, юк шул инде хәзерге яшь-ләрнең безнең яшьлектәге сыман идән тактасы сынганчы биючеләре! Биючеләреннән бигрәк, таңга тикле кара тиргә батып, гармун-баян тартып, яшьләрне биетүче алтын бармаклы һәвәскәр музыкантлары. Музыкант дигәннән...

Мин үзем тумышым белән - Яңа Чишмә районының Ак Бүре авылыннан. Шунда авылыбыз-ның сигезьеллык мәктәбен бетердем. Алтынчы сыйныфларга җиткәч, без, 11-12 яшьлек кыз-кыркыннар, җимерек клубыбызның ватык тәрәзәләреннән "вичыр" карарга йөри башладык. Кызык безгә: кем кемне "танцыга" чакыра, "яблочкы"ны кем-кем белән парлап бии, ә инде күңелгә ошаганы - гармунчы Галич әзинең башын бер якка кырнайтып, гармун, я баянда уйнавы. Әнекәем, үзе телләрен дә күрми бит, ә үзенең бармаклары астан өскә, өстән аска күз иярмәслек тизлек белән йөгерә. Ник бер ялгышсын, исмасам! (Безнең мишәрдә "ичмасам" дигән сүз). Безнең Галич әзи кебек гармун уйнаучы авылда түгел, тирә-юньдә дә юк иде. "Әйе, талантлар йөз елга бер генә туа", - дип, юкка гына әйтмиләрдер. Гармунчы Галич әзи "вичыр"да уйнаган көнне клуб артындагы таллар янына авылның олы яшьтәге апалары да мыштым гына җыелып, аның уйнавын тыңлап, хозурланып, яшьлекләрен сагынып, шыпырт кына елый торганнар иде.

Бер-ике ел узгач, "вичыр"га безне дә клубка кертә башладылар. "Әйләнеш", я "чүпләм" уйнаганда ялгыш кына безне катыштырсалар, әй башлар күккә тия иде инде. Ышту син! Кешегә санап, сине дә дәшсеннәр әле уенга.

Безнең яшь арткан саен Галич әзи дә (үзенең тулы исеме Галимҗан аның) олыгайды, сирәк йөри башлады клубка. Ул "вичыр"га төшмәсә, кызлар көнбагыш чиртә, егетләр домино уйныйлар да, таралышабыз. Клубта ямь юк. Ул чагында (60 - 70 нче еллар) хәтта радиоприемнигы да юк иде бит клубта.

Без яшь чакта җәй көннәрендә яшьләр бигрәк күп иде авылда. Студентлар кайта, авыл яшьләре, күрше авыллардан киләләр иде. Ә менә клубта гармунчы булмаса...

Тора-бара җаен таптык бит. Төркемнәргә бүленеп, кичке уен вакыты җитәрәк, Галимҗан әзиләр турына барып, аның чыкканын көтә-без. Чыкмаса инде, өенә кереп, ялынып-ялварып, ризалаштырып, күтәреп диярлек, клубка алып төшә идек.

Бервакыт шулай, укытучы Минзифа апа-ның кызы Хафазага йөкләгәннәр бу эшне. Ул иләмсезрәк гәүдәле, бераз "җилемсә"рәк тә иде җанкисәк. "Галимҗан әзине апкилмәсәң, үзеңне унятмибыз ату!" - дип куркытканнар беркөн тегене. Ә ул үзе шул кичке уеннарга бик мөкиббән кызыкай иде.

Үзенә йөкләгән йомышны намус белән үтәгән бит Хафазакай. Ничек, дисезме? Ир-
тән-иртүк көянтә-чиләкләрен элеп, Галимҗан әзинең әнисе янына килә дә, үзләренчә "килешү" төзиләр: Хафаза өч трит авылның аргы башындагы Галиәскәр бабайлар артындагы кизләүдән тәмле чишмә суы алып кайтып бирә, ә кич җиткәч, Галич әзинең гармунын Гатифә астайдан (бездә "абыстай" дигән сүз) шыпырт кына кереп ала да клубка алып төшеп китә була. Ә Галич әзи кичен капка төбенә чыгып, кич утырып, гармун уняп керим дип караса - гармун юк. Шунда Гатифә астай: "...бар инде, бар, бөген иртүк гармуның кылубка тешеп китте, унясы келәгән, биетеп кать инде, тилмертмә яшьләрне", - дия имеш.

Тәмле чишмә суы белән чәй эчкәч, нишләсен инде, төште клубка Галимҗан әзи. Ул көнне "вичыр" таң аткач кына тәмамланды. Ә Хафаза туташ ул көнне, иң кадерле, чибәр кунак кызы кебек, һәр уенның уртасында булды.

Еллар үтте... Инде без дә олыгайдык. Итәк-не оныклар сырды, чәчләргә бәс кунды. Сирәк кайтыла хәзер авылга. Яшьлек хисләрен, Галич әзинең гармун моңнарын өзелеп сагынып кайтасың, кич капка төбенә чыгып утырасың, күңел моңсулана, нидер җитми...

Ә-ә-ә, гармун тавышы юк икән авылда, менә ни җитми икә-ә-ә-н... Хәзер инде Галимҗан әзи өй турына чыгып, гармунда уйнап утырмый шул. Олыгайды. Аның белән бергә авыл да картайды, ямьле урамнарында яшьләр дә җыр-
лап урап узмыйлар, яңа төзелгән авыл клубында чит ил музыкасы үкерә, ә клуб артында "гүзәл яшьләр" кайсы сыра, көмешкә чөмерә, кайсы үзенә наркотик кадый. Нишлисең бит, башка заман, рәхәте дә башка.

Флюра Шәрипова.

/Дәвамы бар/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: